news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты

Миңнеханов Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты
tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев белән очрашты. Әңгәмә барышында ул ике күрше республиканың хезмәттәшлеген үстерү белән кызыксынуын белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Олег Николаев Казанга Бөек Ватан сугышы вакытында Казанны әйләндереп алган сызыкны һәм Сура оборона чиген төзү тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу өчен килде.

Федерациянең ике субъекты җитәкчеләре төбәкләрнең икътисад, мәдәният һәм мәгариф тармакларындагы хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук кайбер уртак проектларның ничек тормышка ашырылуы турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Олег Николаевка «ТАССР төзелүгә 100 ел» Татарстан медален, ә ул Рөстәм Миңнехановка Сура һәм Казан оборона читләре төзелүгә 80 ел тулуга багышланган истәлек медален тапшырды.

Татарстан Президенты коллегасын хезмәттәшлекне ныгытуга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Республикаларны ныклы эшлекле һәм мәдәни элемтәләр берләштереп торуын әйтте.

Искәртеп үтәбез, Татарстан һәм Чувашия арасында товар әйләнеше 8 миллиард сум чамасы тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100