Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов чүп җыю барышына аерым контроль урнаштырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсе барышында чүп-чарны җыештыру һәм территорияләрне тәртипкә китерү ситуациясен аерым контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика җитәкчесе искәрткәнчә, торак пунктларны кышкы сезоннан соң тәртипкә китерү максатларында төбәктә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык үткәрелә. «Бүген бөтенроссия өмәсе булачак», - дип өстәде ул.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда үзәк өмә Урицкий паркында узачак. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла, ул катнашучыларның рекордлы санын җыярга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз