news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов чүп-чарның контрольсез януы зур куркыныч тудыруын искәртте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә коры үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруларны профилактикалауны көчәйтергә чакырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без җәйге табигатьтә ял итү сезонын ачабыз, күпләп дача бистәләренә, урман массивларына чыгабыз. Кемнең күбрәк вакыты бар, пикниклар оештыра», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр гамәлдә булган янгынга каршы махсус режим турында искәртте.

Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне, чүп-чарны яндыру, урманнарга, хуҗалык корылмаларына, биналарга терәлеп торган участокларда ачык утта ризык әзерләү тыела, дип санап китте ул.

«Торак пунктларда һәм урман массивларында янгыннарның үсешенә һәм таралуына кар эрегәннән соң ачылган чүп-чарның контрольсез януы зур куркыныч тудыра», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Янгынга каршы хезмәт, урман хуҗалыгы министрлыгы, Эчке эшләр органнары һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренә бу юнәлештә профилактик эшне көчәйтергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot