news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чувашстанда төзекләндерүдән соң Җәмигъ мәчетен ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чувашия Республикасына эш сәфәре кысаларында Урмай авылында төзекләндерелгән Җәмигъ мәчетен ачуда катнашты. Шулай ук тантанада Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Чувашстан мөфтие Альберт Крганов катнашты.

  • Урмай авылының Җәмигъ мәчете 1990 елда төзелә. 2014 елда мәхәллә кешеләре аның мәйданын арттыру өчен иске бинаны реконструкцияләү турында карар кабул иткәннәр. Цокольне үзгәрешсез калдырырга булганнар. Мәчетнең беренче имамы Рәхимулла хәзрәт Минһаҗетдинов исемен йөртә. Җәмигъ мәчетен ачу Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

«Татарстан Республикасы һәм Чувашия Республикасы – күршеләр генә түгел. Без – тугандаш халыклар вәкилләре. Безнең тамырларыбыз бер. Без җирле җитәкчелекнең башка халыклар һәм диннәр вәкилләренә игътибар бирүләрен күрәбез. Алар барысы да үз диннәрен, милли гореф-гадәтләрен саклап калу өчен шартлар тудырылган. Шуңа бәйле рәвештә, Чувашия Республикасы җитәкчелегенә татар халкының диненә һәм мәдәниятенә сак караулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Олег Николаев билгеләп үткәнчә, Чувашия Республикасы территориясендә 128 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Татарлар төбәктә халык саны буенча өченче урында тора. «Татарлар республикада тормыш коруга зур өлеш кертә, ә иң мөһиме – ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап кала. Чын күңелдән сезгә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Чувашия Республикасы башлыгы.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Николаев яңартылган мәчетне карадылар, шулай ук Чувашстанның Татар авыллары тарихы һәм төбәк территориясендә Ислам үсешенең төп этаплары белән таныштылар. Шуннан соң чәй өстәле тирәсендә Урмай авылы активы һәм мәчетне реконструкцияләү меценатлары белән очрашу булды.

Шулай ук Урмай авылына сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов нәкъ 10 ел элек ачылган «Кара Пулат» мәчетендә булды. Мәчет Идел Буе Болгарының мәдәни объектларының архитектур параметрлары буенча төзелгән. Бүген ул рухи-мәгариф үзәге буларак та эшли.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100