news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәре вакытында сәнәгать гиганты эше белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәре вакытында сәнәгать гиганты эше белән танышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәре вакытында дәүләт активлары белән идарә итү өчен җавап бирүче инвестицион компания - Chongqing Machinery & Electronics Holding (CME) холдинг төркемендә булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген холдинг, сәнәгатьнең төп тармакларын колачлап, 31 предприятие һәм 133 бүлендек компанияне турыдан-туры контрольдә тота. Югары технологияле җиһазлар, электрон компонентлар, транспорт техникасы, шулай ук машина төзелеше өчен база материаллары һәм сервислар җитештерү – шундыйлардан.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Әлеге сәфәр Миңнехановның Чунциндагы эшлекле программасының бер өлеше булды, ул төбәкара элемтәләрне ныгыту һәм сәнәгать кооперациясендә яңа нокталар эзләүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекне төрле дәрәҗәләрдә актив рәвештә үстерә. Республика Кытайның берничә провинциясе белән партнерлык килешүләре төзеде, шулай ук күпсанлы муниципальара багланышлар урнаштырды. Республика башкаласы Казан Кытайның алты шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләрдә тора.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ике яклы хезмәттәшлек инфраструктурасына Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстанның Пекиндагы сәүдә-икътисад вәкиллеге керә. Кытай компанияләре һәм мәгариф учреждениеләре белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә, аларның кысаларында хезмәттәшлек турында конкрет килешүләр имзаланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100