Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Читтән килүчеләрне социаль-мәдәни адаптацияләүдә яхшы тәҗрибә тупланды
Бүген Казан Кремлендә «Чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү өлкәсендә хакимият органнары эшчәнлеген җайга салу механизмнарын камилләштерү турында»гы мәсьәлә буенча Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Рәисе каршындагы совет утырышын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Эштә республика Премьер-министры Алексей Песошин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН) җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, район һәм шәһәр башлыклары, Дәүләт Думасы депутатлары, иҗтимагый милли-мәдәни һәм дини оешмалар лидерлары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тышкы басымга карамастан, Татарстан үзенең динамик үсешен дәвам итә: икътисад һәм аның тармаклары структурасы сизелерлек үзгәрә, яңа җитештерүләр ачыла, эш урыннары булдырыла. Аларны алмаштыру өчен белгечләргә ихтыяҗ иң кискен проблемаларның берсенә әверелә. Бу соңгы елларда эшсезлекнең минималь түбән дәрәҗәсе фонында бара.
«Республиканың эшкә сәләтле халкы структурасының якын киләчәктә үзгәрү динамикасын фаразлау проблеманы үз хезмәт ресурслары хисабына гына хәл итүнең объектив катлаулылыгын күрсәтә. Икътисадка хезмәт мигрантларын җәлеп итү шушы хәлләргә бәйле, - диде Татарстан Рәисе. - Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кешеләр безгә зур теләк белән киләләр, нигездә, Үзәк Азия республикаларыннан һәм Кавказ аръягыннан. Мондый сайлау Татарстан территориясенең күп гасырлар дәвамында күп халыклар вәкилләренең тыныч яшәү һәм иҗади хезмәттәшлек итү урыны, телләр һәм мәдәниятләрнең якынлыгы һәм тиешле дини ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен уңай шартлар булуы белән аңлатыла».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан шулай ук югары дәрәҗәдәге һөнәри белем һәм фән белән дә кызыктыра. Елдан-ел чит ил студентлары саны арта. Бүген республиканың югары уку йортларында 120дән артык ил вәкилләре укый. Килүче яшьләр төрле традицияләр, карашлар тәкъдим итәләр, төрле идеологияләрне чагылдыралар.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, миграция агымнарының көчәюе соңгы дистә елларда халыкның милли составының сизелерлек үзгәрүенә китерде. Бу фонда этник конфликтлар, ябык анклавлар формалаштыру, республикага радикаль идеология тарафдарларының үтеп керү куркынычы арта. Россия Федерациясендә законсыз миграциягә каршы торуга, милләтара өлкәдәге вәзгыятьнең начараюына юл куймауга юнәлдерелгән катгый, әмма нигезләнгән чаралар күрелде инде. Моннан тыш, ил Президенты миграция исәбенең актуаль мәсьәләләрен эшләүне күздә тоткан йөкләмәләр бирде.
«Болар барысы да республика һәм җирле дәрәҗәдә системалы эш алып баруны таләп итә. Икътисадтагы тотрыклылык һәм иминлек, этноконфессиональ өлкәдә тынычлык һәм татулык килеп туган мәсьәләләрнең никадәр вакытында һәм дөрес хәл ителәчәгенә бәйле», - дип саный Татарстан Рәисе.
Бу уңайдан читтән килүчеләрне социаль-мәдәни адаптацияләү мәсьәләләре аеруча актуальләшә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу юнәлештә яхшы тәҗрибә тупланган. «Шул ук вакытта даими үзгәреп торган шартлар ситуацияне мониторинглауны, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүгә якын килүне вакытында үзгәртүне, барлык кызыксынган якларның көчен берләштерүне һәм аларның эшчәнлеген җайга салуны, булган механизмнарны камилләштерүне таләп итә», - дип өстәде ТР Рәисе.
Станислав Бедкин билгеләп үткәнчә, Татарстанда милләтара татулык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Республика милли сәясәтне нәтиҗәле гамәлгә ашыруның бер мисалы булып тора. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык биш сынау төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, хезмәт мигрантларын социомәдәни адаптацияләү үзәкләре ачарга планлаштыра. Үзәк белгечләре төрле мәсьәләләр, аерым алганда, Россия җәмгыятендә кирәкле документлар һәм үз-үзеңне тоту нормалары буенча мәгълүмат бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз