news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чистайда аяк киеме тегә торган компания эше белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Чистайда аяк киеме тегә торган компания эше белән танышты
https://tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чистай» индустриаль паркында булды. Анда ул аяк киемнәре ясый торган «Барс» компаниясе эше белән танышты.

Әлеге предприятие Россиядә берьюлы дүрт төрле махсус аяк киемнәре җитештерә торган бердәнбер оешма. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Компания көн саен тиредән, ПВХ, ЭВА материалларыннан һәм бортлары тегүле 2,5 - 3 мең пар махсус аяк киемнәре җитештерә. Ул 2019 елда ачылган, бу вакыт эчендә аның табышы 961 миллион сумга җиткән. Заводның продукциясе Калининградтан алып Камчаткага кадәр җибәрелгән. Чистайда ясалган аяк киемнәре Казахстан һәм Белоруссия кебек чит илләргә озатылган.

«Барс» урнашкан «Чистай» индустриаль паркы моношәһәрләр үсеше программасы ярдәмендә төзелгән. 292 га территориядә 13 компания проектлары эшли, шуларның унысы –  ТОСЭР резидентлары.

Мәйданда эшли торган инвесторлар җиде елга кадәр җир өчен аренда түләвеннән азат ителә, дип искәрттеләр Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100