Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов цифрлы клиника эше белән танышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсендә булды. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
«Табиблар цифрлы клиниканың ничек эшләвен гамәлдә күрсәтте. Хәзер Республика клиник хастаханәсенә кергәндә пациентка беләзек һәм штрих-код бирелә һәм бөтен медицина тарихы бердәм базага эләгә», – диде республика җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый яңа алымнар хаталар булдырмаска һәм авыруларны дәвалауны тизләтергә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз