news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды

Рөстәм Миңнеханов Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов штаб-фатиры Чунцинда урнашкан Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Changan Кытайның иң зур 20 автомобиль компаниясе арасына керә, 2024 елда дөньяда биредә җитештерелгән 2 683 000 автомобиль сатылган.

2024 елда компания Huawei һәм China Unicom белән хезмәттәшлектә үз тарихында иң зур цифрлы интеллектуаль завод ачты, ул 770 мең квадрат метр мәйданны били. Заводта 800дән артык интеллектуаль җайланма, 1400 робот, 650 автоном транспорт чарасы һәм 200дән артык автоматлаштырылган станция урнаштырылган

Завод зирәк җитештерү алымнарын куллана, бу һәр клиентка модель, төс, конфигурация һәм өстәмә опцияләр сайлап, үз автомобилен персональләштерергә мөмкинлек бирә. Предприятиенең проект куәте елына 280 мең автомобиль тәшкил итә, һәр минут саен конвейердан яңа автомобиль төшә.

Changan шулай ук оча торган автомобильләр һәм кешегә охшаган роботлар эшләү өчен 7 миллиард долларга якын акча сарыф итәргә ниятли. Бу амбициоз проектлар компаниянең робототехника һәм ясалма фәһемне гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән яңа экосистемасының бер өлеше булачак. Компания 2026 елга беренче оча торган машина эшләп чыгарырга һәм 2027 елга андроид булдырырга ниятли.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Кытай төбәкләре арасында сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алышу өчен Чунцин шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекне төрле дәрәҗәләрдә актив рәвештә үстерә. Республика Кытайның берничә провинциясе белән партнерлык килешүләре төзеде, шулай ук күпсанлы муниципальара багланышлар урнаштырды. Республика башкаласы Казан Кытайның алты шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләрдә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100