news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чечняда Әхмәт Кадыйров каберен зыярәт кылды

Рөстәм Миңнеханов Чечняда Әхмәт Кадыйров каберен зыярәт кылды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечняга визиты вакытында Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров каберендә булды. Ул аның истәлегенә дога кылды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Бүген, 23 августта, Әхмәт Кадыйровка 75 яшь тулган булыр иде. Юбилей датасы уңаеннан Грозныйда тантаналы чаралар уза. Аларда Татарстан делегациясе дә катнаша.

Әхмәт Кадыйров каберендә булу Миңнехановның Чечняга сәфәрләренең традицион өлешенә әверелде. Татарстан Рәисе Чечен республикасына визитларын төбәкнең беренче Президентын искә алудан башлый.

«Барлык милләтләр һәм барлык диннәр тынычлыкта һәм татулыкта яши, бу – бик мөһим. Монда Әхмәт Хаҗиның казанышы зур. Без аның алдында баш иябез», – диде Миңнеханов.

ТР Рәисе матбугат хезмәте видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot