Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Чаллыга тапшырылган яңа автобусларның фотосын күрсәтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүген Чаллыга тапшырылган зур зәңгәр автобусларның фотосын урнаштырды.
«Чаллы шәһәр маршрутларын 44 яңа «НЕФАЗ» автобусы тулыландырды. Аларның һәркайсы 100дән артык пассажирны сыйдыра. Яңа машиналар уңайлы да, ышанычлы да. Әлеге автобусларда шәһәр буйлап хәрәкәт итү тагын да тиз һәм уңайлы булачак», - дип искәртте ТР Рәисе.
«Республикада җәмәгать транспортын үстерү буенча зур эш алып барыла. Ил җитәкчелеге ярдәме белән без автобус паркын даими төстә яңартабыз. Бүген Чаллы шәһәр маршрутларын 44 уңайлы автобус тулыландырды. Яңа машиналар халыкка озак хезмәт итсен!» - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз