Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Татарстанның машина төзелеше предприятиеләре күргәзмәсен карады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда Машина төзүчеләр көненә әзерләнгән махсус күргәзмә экспонатларын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан техникасын Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршындагы мәйданда тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, биредә «КАМАЗ-мастер» командасының спорт автомобилен һәм «Кориб», «Соллерс», «ЕлАЗ», «Ремдизель», «Колуман Рус», «Кама» компанияләренең автотехникасын күрсәттеләр.
«КАМАЗ» ГАҖ, спорт машинасыннан тыш, тягач, самосвал һәм бортлы автомобиль тәкъдим итте. Үз чиратында «Соллерс Алабуга» 15 пассажирга исәпләнгән «Соллерс Атлант» автобусын һәм автогрейдерны күрсәтте.
Экспонатларны Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шәрехләде. Рөстәм Миңнехановны шулай ук автошәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
«Машина төзелеше комплексы илебез сәнәгате, тулаем икътисады өчен төп роль уйный», - дип Россия Президенты Владимир Путин «Киләчәк инженерлары 2020» сәнәгать форумы катнашучыларына мөрәҗәгать иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз