news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «РариТэк» автомобиль заводын карады

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «РариТэк» автомобиль заводын карады
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре вакытында «РариТэк Холдинг» автомобиль заводында булды. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Җитештерү цехларының гомуми мәйданы 60 мең квадрат метрдан артык. Оешма «Лотос» автобуслары, «Лотос» һәм «Урал» йөк машиналары, «Москвич» җиңел машиналары, МТЗ тракторлары, «Брянсксельмаш» комбайннары җитештереп чыгара.

Компания эшчәнлеге газ моторлы техникасын кертүгә комплекслы мөнәсәбәткә юнәлдерелгән. Ул җитештерүне, табигый газдагы автотехника, оригиналь запас частьләр белән тәэмин итүне, персоналны укытуны, сервис хезмәте күрсәтүне, газ заправкасы инфраструктурасы булдыруны һәм үстерүне, шулай ук гамәлдәге техника паркын киредән җиһазлауны үз эченә ала.

Татарстан Рәисенә завод цехларын күрсәттеләр. Эш сәфәре ахырында ул «Лотос» автобусының яңа моделендә йөреп карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot