Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Ислам үзәге төзелешен тикшерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Ислам рухи-мәгариф үзәге төзелешендә булды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Комплекс мәчет бинасыннан һәм мөхтәсибәтнең административ корпусыннан тора. Үзәк гөмбәзле мәчет 4 мең кешегә исәпләнгән.
Төзелеш 2017 елда башланды. Хәзер газ котельнясы монтажы төгәлләнгән, газүткәргече, электр һәм су кертелгән, эшләтеп җибәрү-төзәтү эшләре башланган. Төп бинада барлык тәрәзәләр һәм витражлар куелып беткән, фасадны бизәү эшләре бара.

Мәчеткә «Җәмигъ» исеме биреләчәк. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләр белән аралашты, төгәлләү вакыты турында сөйләштеләр һәм эшләрне тизрәк бетерү өчен ярдәм күрсәтергә боерды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз