news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрен мактады һәм төп проблемаларын да әйтте

Чаллы республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә, бүген шәһәр тулаем төбәк продуктының (ВРП) 9 процентын формалаштыра, республика сәнәгый продукциясенең 12 проценттан артыгын җитештерә, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул Чаллы шәһәр советының йомгаклау сессиясендә әйтте.

Былтыр Чаллы федераль һәм республика программалары кысаларында 11,1 миллиард сум инвестиция алды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул «КАМАЗ» уңышларын аерым билгеләп үтте, оешмага узган елда шактый сынауларны үтәргә туры килде , шул ук вакытта ул илнең стратегик мөһим предприятиеләре арасында үз позицияләрен дә ныгытты.

Аның сүзләренчә, җәлеп итүчән бизнес-климат формалаштыруга «Чаллы» ның алгарышлы үсеше территориясе зур өлеш кертә, анда 7,5 меңнән артык эш урыны булдырылган. Кайбер эре сәнәгать парклары һәм шәһәр предприятиеләре, шулай ук технологик эшмәкәрлек өчен «ИТ-парк» мәйданчыклары эшли.

Шул ук вакытта Татарстан Рәисе шәһәрдәге вазгыять турында тискәре күзәтүләр дә китерде. Соңгы вакытта «Халык контроле» системасына Чаллыда яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр һәм социаль челтәрләрдә идарәче оешмалар, коммуналь һәм юл хезмәтләре эшенә шикаятьләр саны артуын искәртте.

Республика җитәкчесе фикеренчә, Чаллы лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән – бүген шәһәр муниципалитетлар арасында уртача хезмәт хакы күләме буенча 8нче урында тора, ул узган елның 11 аенда 55 мең сумнан артып киткән.

Шул ук вакытта Чаллыда 26 меңнән артык кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100