news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чаллы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә өлеш керткән шәһәр кешеләренә Чаллы шәһәр советы утырышында бүләкләр тапшырды. «Евростиль» җәмгыяте директоры Илнар Гайсин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, Чаллының җылылык челтәре җитәкчесе Айрат Зәйнуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының «Ана даны — Материнская слава» медале белән биш бала әнисе Ландыш Шәехова бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кама балалар медицина үзәгендә бүлек мөдире – балалар хирургы Равил Нәкыйпов һәм «КАМАЗ» Берләшкән башлангыч профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Рафис Харисов Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәтенә лаек булды.

Моннан тыш, мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Мастеровые» рус драма театры директоры Армандо Диамантэга «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.

Рөстәм Миңнеханов Чаллының тагын берничә кешесенә башка бүләкләр дә тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100