Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Быел без 3,8 млн тонна икмәк уңышы көтәбез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында республикада авыл хуҗалыгына аерым игътибар бирелүен әйтте. «Һава шартлары бик үк кулай булмаса да, быел без 3,8 млн тонна икмәк уңышы көтәбез, бу бөртеккә кукурузны исәпкә алып», – диде ул.
Татарстан Рәисе, шулай ук, 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә уңышы көтелүен әйтте. «Бу безгә халыкны тулысынча азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәргә һәм республикадан читкә дә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Кыр хезмәтчәннәренә авыр һәм мөһим эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», – диде.
Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтен белдерде. «Без Татарстанда агросәнәгать комплексы үсеше белән шөгыльләнүне дәвам итәбез. Вазгыять җиңел булмаса да, Татарстанда барлык ярдәм чаралары сакланган», – диде ул.
Республика җитәкчесе быел техника яңартуга 1,8 млрд сум, туфрак уңдырышлыгыгын арттыруга 1 млрд сум акча бүлеп бирелгәнен әйтте. «Фәнни-технологик үсеш елында фәнни үзәкләрдән үзебездә җитештерелгән орлыкларның селекциясе буенча төгәл нәтиҗәләр көтәбез», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз