Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов буранда юл хезмәтләренең нәтиҗәле эшен оештырырга кушты
Һава шартлары начар вакытта Татарстанда юл һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең нәтиҗәле эшен оештырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы атнада Татарстан актив атлантик циклоннар йогынтысына эләккән. «Бүген һава торышы тагын начарланды. Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә кар һәм буран дәвам итәчәк. Күп кар яву автомобиль трассаларында бөкеләр һәм аварияләр китереп чыгара», - дип билгеләп үтте ул.
«Вакытында яки начар чистартылган юллар һәм җәяүлеләр зоналары гражданнарыбызның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Ишегалларын, тротуарларны һәм автомобиль юлларын кардан һәм боздан чистартуга карата 565 шикаять ачыкланды», — диде Татарстан Рәис.
«Без юлчылар һәм коммуналь хезмәтләрнең тәүлек буе эшләвен, буран нәтиҗәләрен киметергә тырышуларын күрәбез, әмма йөкләнеш бик зур», — дип таныды Миңнеханов.
Моннан тыш, ТР Рәисе ассызыклаганча, трассаларда калган шоферлар һәм пассажирлар турында кайгыртырга кирәк. «Кайнар ризык, җылыту, ягулык булу — бу сорауларның барысы да контрольдә булырга тиеш», — дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз