Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Булачак тикшеренүче һәм инженер шәхесенең формалашуы мәктәптән башлана
Булачак тикшеренүче һәм инженер шәхесенең формалашуы мәктәп эскәмиясеннән үк башлана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Университетлар һәм технологик лидерлык» панель дискуссиясендә белдерде. Чара «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетының һәм Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының (ТатНИПИнефть) 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дискуссиядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Югары нефть мәктәбе һәм ТатНИПИнефть коллективларын юбилейлары белән котлады һәм республиканың нефть-газ комплексы үсешенә күпьеллык өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Инженерлык белемен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында без нәкъ менә университет стеналарында фикер алышабыз. Биредә 70 ел дәвамында мәгариф, тармак фәне һәм җитештерү арасында өзелмәс бәйләнеш формалашты», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан илебезнең терәк төбәкләре рәтенә керә. Республика тулаем төбәк продукты күләме буенча - Россиядә алтынчы, төп капиталга инвестицияләр буенча - бишенче, төзелеш масштаблары буенча икенче урында тора. Татарстанда үзебезнең полиэтиленның дүрттән бер өлеше, Россия синтетик каучугының яртысы, йөк шиннарының өчтән ике өлеше, шулай ук һәр өченче йөк автомобиле чыгарыла.
«Безнең икътисад югары квалификацияле белгечләрнең өзлексез килүенә мохтаҗ. Шул максаттан Татарстанда фәнни һәм инженер кадрларын әзерләүнең бербөтен моделе булдырылды – башлангыч мәктәптән алып югары мәктәпкә кадәр», - диде республика Рәисе.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Уңыш» профильле укыту системасын үстерүнең төбәк концепциясе кабул ителде. Аның кысаларында технологик юнәлештәге, табигый-фәнни, аграр, медицина һәм башка кирәкле юнәлешләрдәге һөнәри сыйныфлар челтәре динамикалы рәвештә киңәйтелә. Бүген мондый сыйныфлар Татарстанның 723 мәктәбендә ачылган.
Татарстан - территориясендә махсуслаштырылган фәнни уку үзәге статусына ия булган берьюлы ике мәктәп урнашкан субъектларның берсе. Бу - сәләтле балалар өчен интернат тибындагы лицейлар. Алар Татарстанда урнашкан алдынгы югары уку йортлары структурасында эшлиләр һәм икътисадның югары технологияле тармаклары өчен киләчәктә интеллектуаль элита тәрбиялиләр.
Ул шулай ук университетның ТатНИПИнефть институты белән бергә заманча фәнни-мәгариф кампусын төзү хокукына гомуммилли конкурста катнашуын өстәде.
Моннан тыш, Татарстанда төбәк әһәмиятендәге алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыруның уникаль проекты эшли башлады. Хәзерге вакытка республиканың ике югары уку йорты республика бюджетыннан грантлар алган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз