news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бүген хәләл – миллионлаган кешене берләштерә торган тормыш фәлсәфәсе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсен ачты.

Рөстәм Миңнеханов: Бүген хәләл – миллионлаган кешене берләштерә торган тормыш фәлсәфәсе
Фото: «Татар-информ», Камилә Билалова

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, бүгенге көндә хәләл миллионлаган кешеләрне берләштерә торган тормыш фәлсәфәсе.

«Бүгенге көндә хәләл ул – тирән рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра һәм бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә торган тулы бер тормыш фәлсәфәсе. Татарстан ислам икътисадын үстерүдә алдынгы регион буларак хәләл индустриясенә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә зур әһәмият бирә. Татарстанда «Хәләл» стандарты буенча 150дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Шунысы куанычлы, бу товарлар якын һәм ерак чит илләр тарафыннан актив рәвештә экспортлана», - диде ул.

Сәүдә мәйданчыгы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XI Халыкара икътисади форумы кысаларында эшли. Быел ярминкәдә Россиянең 15 төбәгеннән 150 компания тәкъдим ителгән, башка илләрдән — Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегалдан җитештерүчеләр дә бар.

«Татарстанда хәләл ярминкәләр – күркәм традиция, ул анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга ярдәм итә», - дип дип искәртте Татарстан Рәисе.

«KazanHalal Market»та азык-төлек, кием-салым, чәй, бал, тәм-томнар, косметика, бизәнү әйберләре сатып алырга мөмкин. Барысы да «Хәләл» сертификациясе белән.

Ярминкә 18 майга кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00гә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100