Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Буа районында сәфәрдә аграр перспективалары турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Буа районында булды, анда язгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре белән танышты. Кырларны карап чыкканнан соң ул хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән кампаниянең барышы турында сөйләште. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Чәчү эшләре төгәлләнгән, көзге культуралар кышны уңышлы уздырган, дип билгеләп үтелде. Терлекчелек тармагында күрсәткечләрнең аз гына кимүе теркәлгән, шуңа бәйле рәвештә Миңнеханов контрольне көчәйтергә һәм киләчәктә хәлнең начараюына юл куймаска өндәде.
Якын арада күрше районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча киң колачлы киңәшмә уза, анда шулай ук Буа районы фермерлары да катнаша.
Сәфәр вакытында фермерлар Миңнехановка төзелеш материалларының кыйммәт булуына бәйле рәвештә, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләргә теплицалар төзүгә субсидияләр өлешендә ярдәм программасын кабул итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Республика Рәисе бу инициативаны хуплады һәм профильле министрлык үз тәкъдимнәрен кертәчәк, дип вәгъдә итте.
Моннан тыш, Миңнеханов җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча махсуслашкан крестьян-фермер хуҗалыгында булды. 2006 елда нигез салынган питомник 37 гектар күпьеллык үсентеләрне үз эченә ала. Биредә «Северный сенап», «Лобо», «Хани Крисп», «Белорусские сладкие» һәм «Беркутовское» кебек алма сортлары үстерелә. Узган ел йомгаклары буенча хуҗалык якынча 274 тонна уңыш җыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз