Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Буа кызының хыялын тормышка ашырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Буадан Елизаветаның хыялын тормышка ашырды. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Нәкъ менә аның яңа ел шарын ул Теләкләр чыршысыннан алды. Хәзер Лизаның гитарасы бар! Кыз вокаль ансамбльдә шөгыльләнә һәм күптән музыка коралы турында хыяллана иде», - дип билгеләде ул.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Традиция буенча акция Яңа ел алдыннан уза.
Акциядә авыр тормыш хәлендә булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең яңа ел теләген калдыра, ул чыршыны бизәүче махсус шарларга урнаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз