news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: БРИКС саммитыннан соң Татарстан белән кызыксыну артты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов TV BRICS эксклюзив интервьюсында белдергәнчә, 2024 елда Казанда БРИКС саммитын уздыру республиканың чит ил инвесторлары өчен абруен һәм җәлеп итүчәнлеген сизелерлек арттырды. Татарстанның иң зур сәүдә партнеры булып Кытай кала: узган ел товар әйләнеше 3,3 млрд доллардан артып киткән, чит ил инвестицияләре структурасында КХР өлеше 62 процентка җиткән.

«Безнең партнерлар Чаллыда югары технологияле көнкүреш техникасы җитештерү мәйданчыгын уңышлы үстерәләр. Хәзер алты заманча завод файдалануга тапшырылган. Россия белән Кытай арасында контейнер ташуга йөз тоткан Дэн Сяопин исемендәге Россиядәге иң зур логистик комплекс уңышлы эшли», – дип сөйләде Миңнеханов.

Шулай ук Һиндстан белән элемтәләр дә актив үсә: 2025 елда товар әйләнеше 353 млн доллар тәшкил иткән, Татарстанның авыл хуҗалыгы экспортында илнең өлеше – 10,5 процент. БРИКС саммитыннан соң Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгын һәм Татарстанның Нью-делидагы сәүдә-икътисади вәкиллеген ачу турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Мисыр элемтәләрен ныгытуга зур өлеш кертә. 2020 елдан товар әйләнеше 8,5 тапкырга арткан һәм узган елда 230 млн долларга җиткән. Каһирәдә Казан федераль университетының филиалы эшли. Аның сүзләренчә, БРИКС илләре белән хезмәттәшлек потенциалы әлегә тулысынча ачылмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot