Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитына әзерлекнең йомгаклау этабында булуын билгеләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитына әзерлек тамамлану этабында булуын билгеләде. Бу хакта ул 2025 елга Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
«Октябрьдә Казанда XVI БРИКС саммиты кабул итәчәкбез, хәзерге дөнья өчен аның әһәмияте бәяләп бетерерлек түгел. Әлеге мөһим вакыйга әзерлек финиш сызыгына чыкты. Кунаклар саны күп, югары дәрәҗәдә халыкара игътибар - без чираттагы тапкыр безгә күрсәтелгән ышанычны акларга һәм барысын да югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш», – диде ул мөрәҗәгатендә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 2024 елда Татарстанда күпчелек халыкара чараларның югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләде. Бу – «Киләчәк уеннары» фиджитал-турниры, БРИКС илләренең спорт уеннары, чит ил делегациясе вәкилләренең Татарстанга килүе, чит ил республика бизнес-миссияләре, Халыкара икътисад форумы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз