Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов БРИКС кысаларында узучы көрәш ярышын күзәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләре уеннары кысаларында «Ак Барс» көрәш сараенда узган көрәш ярышы финалын күзәтте. Аның белән бергә Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды, Кызылорда өлкәсенең Акиме Нурлыбек Налибаев һәм Россия Хөкүмәте башлыгының спорт буенча киңәшчесе Олег Матыцин катнаштылар.
- Көрәш ярышында ун үлчәү категориясендә 27 ил көрәшчеләре бил алышты. Россия командасы составында ил данын Татарстан, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм Санкт-Петербургтан иң көчле көрәшчеләр яклады һәм бөтен үлчәү авырлыгында да Россия спортчылары алтын медаль яулады. Аларның алтысы – Татарстан көрәшчеләре.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз