Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты рәисе белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашты. Очрашу «Иннопром.Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында үтте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар эшлекле элемтәләрне үстерү һәм төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Республика лидеры билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. Тулаем алганда, Белоруссия Татарстанның әйдәп баручы партнерларының берсе булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, шулай ук кайбер башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз