news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме турында: Зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртән Казан янында пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр булмавын әйтте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Беспилотник һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан янгын урынына бардым. Янгынны сүндерү өчен экстрен хезмәтләр ашыгыч рәвештә урынга килде. Докладлар тыңладым, зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк. Шәһәрдәге барлык оешмалар да штат режимында эшли», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» бүген 05:20 сәгатьтә Казан читендә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә газ цистернасына ут кабуын хәбәр иткән иде.

Урынга килгән экстрен хезмәтләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрнен юкка чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100