news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме куркынычы вакытында иминлек чараларын үтәргә чакырды

Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме куркынычы вакытында иминлек чараларын үтәргә чакырды
Фото: rais.tatarstan.ru

Чаллыда педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булган фаҗига турында әйтеп узды.

«Иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булды. Бу тема һәрвакыт өстенлекле. БПЛА һөҗүме куркынычы, терроризмга бәйле мәсьәләләрне гадиләштерергә ярамый. Без Түбән Камада 13 кешене югалттык. Әгәр бу кешеләр иминлек чараларын үтәсәләр һәм яшеренү урыннарына төшсәләр, мондый югалтулар булмас иде», – диде Рәис.

Миңнеханов «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителгән вакытта иминлек чараларын үтәргә кирәк, дип ассызыклады.

Ул шулай ук белем бирү учреждениеләрендә дә иминлек чараларын үтәү катгый контрольдә булырга тиеш, дип өстәде.

Исегезгә төшерик, 10 августта Түбән Камага дошман БПЛАлары һөҗүм итте. 13 кеше һәлак булды, 25 кеше хастаханәдә. Соңрак хастаханәгә китерелгән пациентлар саны арту турында билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot