news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашуы турында сөйләде. Республика җитәкчесе МАКС каналындагы постында бәйрәм хуҗаларының күптәнге кадерле дуслары булуы турында язды. Чарада катнашучылар аларның кунакчыллыгын һәм ихласлыгын тоя алды, дип билгеләп үтте шулай ук ТР Рәисе.

«Сабантуй кунаклары милли ишегалларын карады, көрәш турнирында батырлар өчен җан атты һәм Татарстаннан килгән иҗат коллективларының чыгышларын бәяләде!» — дип язды Миңнеханов.

Сабантуй милли традицияләрне саклау, үстерүдә һәм халыкны берләштерүдә мөһим роль уйный, дип ассызыклады Татарстан җитәкчесе. Ул шулай ук Пенза өлкәсе җитәкчелегенә бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның Оренбург өлкәсендә узачагын хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot