news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабан туе белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабан туе белән котлады
Энҗе Габдуллина

Бүген Әстерханның Три Протока - Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«Чын күңелдән сезне үзебезнең иң яраткан бәйрәмебез – Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, тынычлык телим. Игорь Юрий улына (Т.и.иск.), аның командасына зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәйрәм бик матур урында оештырылган», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Бу Россиядәге беренче Сабантуй, Татарстанда да Сабантуй оештырылмады әле. Әлеге бәйрәмгә килгән делегацияләргә, Әстерхан халкына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сабантуй – ул сабан бәйрәме!» – диде котлавында Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100