Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка истәлек тактасы ачылды
Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка истәлек тактасы ачылды. Аның тормыш юлы бүген махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлылар өчен чын үрнәк булып тора. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Ул искәрткәнчә, тантаналы чара Ватан Геройлары көнендә уза. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан 700 меңнән артык кеше Ватанны саклаган. Аларның берсе – Борис Кузнецов, аңа 1943 елның октябрендә Днепрны кичкән вакытта кылган батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
«Борис Кириллович – шәхси батырлыкның олы үрнәге, 19 яшендә Советлар Союзы Герое булган чын патриот. Татарстан җире һәрвакыт халыкка һәм үз бурычларына тугры булган кыю кешеләрне тудырган. Борис Кирилловичның тормышы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт, ныклык һәм фидакарьлек, тиңсез батырлык һәм кыюлык үрнәге булды», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.
Борис Кузнецов язмышында илебезнең, җиңүче герой буынның язмышы чагылыш тапты, дип өстәде ул. Борис Кузнецовны Татарстанда гына түгел, читтә дә белгәннәр.
Рөстәм Миңнехановның сүзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев тулыландырды. Ул геройның гаиләсе белән шәхсән таныш булуын билгеләп үтте.
«Борис Кузнецов чын герой иде һәм данлы тормыш юлын узды. Ул үз гомерен лаеклы уздырды, ә аның батырлыкларын без һәрвакыт истә тотачакбыз», – дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Кереш сүзләр тәмамланганнан соң чарада катнашучылар Борис Кузнецовка куелган истәлек тактасы янына чәчәкләр салды, шулай итеп аның батырлыкларына рәхмәтләрен белдерде.
Истәлек тактасы эскизын скульптор, күпсанлы скульптуралар, арт-объектлар авторы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин эшләде. Тантанадан соң Татарстан Президенты Социалистик хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» оешмасының мактаулы рәисе Илдус Мостюков белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз