Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Болгарда – безнең динебезнең башы
Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» уза. Бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый.
Җыенда катнашучыларны Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде, ул быел да башкалада узган икътисади форумның югары дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтте.
«Менә монда, Болгарда - динебезнең, милләтебезнең башы һәм безнең ата-бабаларыбызның тарихы. Әлеге тарихны без искә алырга тиеш. Бу көннәрдә Казанда зур-зур чаралар үтте, алар барысы да уңышлы узды, чит илләрдән бик күп кунаклар кабул иттек. Кайбер кунаклар бүген дә безнең белән. Һәрберегезгә дә бик зур рәхмәт», – диде ул.
Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Болгар музей-тыюлыгын торгызуы өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәламләү сүзләрен җиткерде.
Бүген Болгарга ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз