news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Болгар булганда, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәячәк

Бүген борынгы Болгар җирлегендә "Изге Болгар Җыены" уза. Тантаналы чара Хәтер билгесе алдындагы сәхәдә пролог белән ачылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Болгар булганда, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәячәген билгеләп узды.

"Бүген зур тантана - ата-бабаларыбыз биредә ислам кабул иткәнгә 1101 ел. Болгар - нигезебез. Болгар булганда, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәр", - диде Татарстан Рәисе. 

Ул дини традицияләр хәзрәтләрнең эше нәтиҗәсендә сакланып килүен әйтте. "Динсез, Аллаһысыз бернинди киләчәгебез юк", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100