Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Бохарада Татарстан катнашында төзелә торган сәнәгать паркын карады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре барышында бүген «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Сәнәгать паркы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев кушуы буенча Татарстан Республикасы хезмәттәшлегендә төзелә. Хәзерге вакытта мәйданчыкта җитештерү корпуслары төзелеше тәмамланган.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнехановка мәйданчыкка инвесторларны җәлеп итү буенча нинди эш башкарылуы турында сөйләделәр. Хәзер Боһара сәнәгатен үстерү комплексы администрациясе төрле илләргә чыгып презентацияләр оештыра.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Бохара өлкәсе хакимы Ботир Зарипов катнашында берничә компания белән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Аерым алганда, сүз алюминий порошогы һәм автофильтрлар җитештерү турында бара.
Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз