Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында «Гәүһәр» мәчетендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә районына килде. Ул анда «Гәүһәр» мәчетендә булды, дип хәбәр итте республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Мәчет меценатлар, шәһәр халкы һәм мәчеткә йөрүчеләр акчасына төзелгән. Ул ике манаралы, ике катлы бинадан гыйбарәт.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Шулай ук мәчет янында төзекләндерелгән территория дә бар. Анда тренажерлар белән балалар спорт мәйданчыгы, футбол кыры урнашкан, мәчетне үзәк урам белән тоташтырып торган җәяүлеләр һәм велосипед юлы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз