news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Бөек Болгар» фестиваленә балалар белән бергә килергә кушты

Рөстәм Миңнеханов «Бөек Болгар» фестиваленә балалар белән бергә килергә кушты
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын киләсе ялларда узачак «Бөек Болгар» фестиваленә балалар белән бергә барырга чакырды. Бу хакта ул үзенең Макс каналында яза.

«Бу ялларда Татарстанда традицион тарихи фестиваль узачак. Безнең республикада һәм аннан читтә билгеле булган «Бөек Болгар» чарасы халыкара статуска ия. Программада урта гасыр көрәшләре генә түгел, төрле яшьтәге килүчеләргә исәпләнгән күңел ачу программалары да бар. Балалар белән килә аласыз!» – дип язды ТР Рәисе.

«Фестиваль кунакларын җанлы музыка, мавыктыргыч мастер-класслар, һөнәрчелек мәйданчыклары, төрле дәвергә караган тарихи кызык мәгълүматлар көтә. Кылычлы сугышлардан тыш, хәтта атка атланган рыцарьлар да бәрелешләрдә көч һәм осталыкларын сынатачаклар!» – дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot