news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов биш укытучыны «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады.

Әлеге бүләк белән «мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен» биш укытучы билгеләп үтелә, диелә документта.

Медальгә Яшел Үзән районындагы А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гайфуллина, Чистай районындагы 3нче гимназиянең физкультура укытучысы Анатолий Гуляков, Казанның Идел буе районындагы 6нчы гимназия директоры Ольга Баклашова, Мамадыш политехник көллиятенең производствога укыту мастеры Рәис Камалиев һәм Казанның Совет районындагы лицей – инженерлык үзәге директоры Венера Хәйретдинова лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot