news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда яшәүче биш кешене «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биш татарстанлыны «Фидакарь хезмәт өчен» республика медале белән бүләкләде. Тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Шулай итеп, күпьеллык намуслы хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Камал театры актрисасы Фирая Әкбәрова, күп еллар дәвамында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Түбән Каманың 1нче ПАТП генераль директоры Марат Галиәхмәтов бүләкләнде.

Шулай ук Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Чистай орлыклары» ҖЧҖ директоры Николай Прокофьев бүләкләнде, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен медаль Яшел Үзән интернат-йорты культоргы Нурия Садыйковага тапшырылды. Шулай ук шәхси эшмәкәр Хәмит Хәкимов актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләккә лаек дип танылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100