news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүнең алдагы этабы турында әйтте

Рөстәм Миңнеханов «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүнең алдагы этабы турында әйтте
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

«Бигеш» халыкара аэропортын реконструкцияләүнең чираттагы этабы — очыш полосасын тәртипкә китерү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һава портының яңа терминалын ачу тантанасында сөйләде.

«Бүген без һава транспортының барлык таләпләренә туры килгән яңа терминал ачабыз. Алдагы этап — очыш полосасын тәртипкә китерү, — дип ассызыклады ул.— Бу менә дигән аэропорт, ул 100 процент кирәк булачак. Бу зонада 1 миллионга якын кеше яши».

Алданрак үзенең Телеграм-каналында Миңнеханов яңа терминаллы аэропортта пассажирлар агымы 40 процентка диярлек — елына 600 меңнән 1 млн кешегә кадәр артачак, дигән өметен белдергән иде.

Яңа өч катлы терминалның мәйданы 8,5 мең кв.метр тәшкил итә. Ул сәгатенә очып килүче 200 пассажирны һәм шул ук санда очып китүчеләрне үткәрә ала. Бинада заманча мәгълүмат экраннары, иркен көтү залы, ана һәм бала бүлмәсе, медпункт җиһазландырылган. Пассажирлар иминлеге өчен комплекслы хәбәр итү һәм видеокүзәтү системалары, сак һәм янгынга каршы сигнализация, заманча тикшерү җиһазлары урнаштырылган.

Аэропортны яңарту эшләре 2019 елдан алып барыла. Ул Түбән Камадан 29,5 км һәм Яр Чаллыдан 25 км ераклыкта урнашкан. Алардан тыш, һава аланы Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе һәм Минзәлә районнарына хезмәт күрсәтә. Аннан еш кына Удмуртия, Башкортстан шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының зур предприятие вәкилләре файдалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100