Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Биектауда «Импульс» яшьләр үзәген ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектауда «Импульс» яшьләр үзәген ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ике катлы бинада универсаль заллар, мультимедиа үзәге, чүлмәк һәм агачтан әйберләр ясау остаханәләре, яшь гаиләләр клубы һәм стилист студиясе җиһазландырылган. Бина 1969 елда төзелгән, һәм яшьләр үзәген урнаштыру алдыннан анда капиталь ремонт үткәрелгән.
Миңнеханов район халкын яңа объект ачылу белән котлады, Татарстанда яшьләр белән эшләү һәм аларның иҗади үсеше өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Ул 2019 елдан бирле республикада 31 яшьләр үзәге ремонтлануын искәртте.
ТР Рәисе шулай ук төзүчеләргә бинаны кыска вакыт эчендә тәртипкә китергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз