news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Биектау районындагы «Нурания» мәчетендә булды

Рөстәм Миңнеханов Биектау районындагы «Нурания» мәчетендә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районына эш сәфәре кысаларында «Нурания мәчетендә булды. Монда аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет М-7 трассасының 805 нче чакрымында урнашкан, 50 ләп кешегә исәпләнгән. Мәчетнең беренче катында ирләр өчен намаз уку бүлмәсе, өс киемнәре өчен бүлмә, тәһарәтханә, икенче катында хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе, имам бүлмәсе һәм ифтарлар уздыру өчен зал бар.

Рөстәм Миңнехановка мәчеттә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре тәмамлану турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot