news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Биектау районында ремонтланган хәрби комиссариатны карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында капиталь ремонттан соң Хәрби комиссариат бинасын карады. Биектау районы Хәрби комиссариаты 1973 елда төзелгән административ бинада урнашкан, шулай ук 1982 елда төзелгән хәрби хезмәткә чакыру пункты бинасы да бар.

Ремонт эшләре июнь аенда башланды, хәзерге вакытта объектта түбәне, фасадны яңарттылар, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырдылар, инженер челтәрләрен ремонтладылар, җиһазлар алыштырылды, эчке бизәкләү эшләрен башкардылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстанда быел хәрби комиссариат биналарын капиталь ремонтлау турында карар кабул ителде. Бу максатларга республика бюджетыннан 285,4 млн сумга якын акча каралган.

Искәртеп узыйк, Рөстәм Миңнеханов Биектау районында эш сәфәрендә булды. Элегрәк ул биредә, шулай ук Буада һәм Минзәләдә футбол манежларын ачкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100