news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безнең халык Җиңү өчен зур, кайтарып булмаслык бәя түләде

ТР Президенты Җиңү көне мәңгелек әхлакый ориентир булып калачагын искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады. Канкойгыч сугыш тәмамлану, дошман тар-мар ителүе турында хәбәр килеп ирешүгә 77 ел тулганын искәртте. 

"Җиңү көне мәңгелек әхлакый ориентир булып калачак. Уртак бурычыбыз - сугыш ветераннарына уртак ихтирамыбызны күрсәтү. Күрсәткән хәрби һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иябез", - диде. 

"Бүген Җиңү һәм Ватан азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткәннәрне, заводларда, басуларда фидакяр хезмәт куйганнарны, фашист тоткыннарында азапланган, ачлыкта интеккәннәрне берәмләп искә алабыз. Безнең халык Җиңү өчен зур, кайтарып булмаслык бәя түләде", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент фронтка республикадан 700 меңнән артык кеше киткәнен, шуларның яртысыннан артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаганын әйтте. "Шуңа карамастан, халык бирешмәде, нык торды", - дип белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар "Үлемсез полк", "Хәтер китабы" акцияләрендә актив катнашуын билгеләп узды.

Ул бүген сугыш ветераннары оныклары, оныкчыклары үз бурычын Украинада үтәвен искәртте. "Махсус операциядә катнашучылар һәркайсы югары бурычын аңлыйдыр дип ышанам", - диде.

Президент бәхет, иминлек теләп: "Сугыш батырларына мәңгелек дан!" - дип мөрәҗәгать итте.

Бу минутларда парадта мәйдан буенча 24 берәмлек хәрби техника үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100