news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безнең сәнәгать предприятиеләренең эше «Газпром»ны тәэмин итүгә бәйле

«Газпром» компаниясе, үзенең бөтен эшчәнлек чоры тарихында машина төзелеше, нефть химиясе һәм башка тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашырып, Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Газпром» – республиканың күп кенә предприятиеләре өчен иң зур заказчы, дип белдерде ул «Газпром» гавәми акционерлык җәмгыятенең Тәэмин итүче көненең пленар утырышында.

Былтыр 2025 елга кадәр хезмәттәшлек турында чираттагы юл картасын расладылар. Бу «юл карталары» механизмы эшләгән чорда республиканың 120гә якын предприятиесе «Газпром» компаниясен тәэмин итте, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 2015 елдан 100 миллиард сумлык продукция китерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән.

Республика өчен тагын бер төп юнәлеш – йортларга газ кертү. Быел республикада 13 меңнән артык гариза кабул ителгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәк тулысынча газлаштырылган, әмма республикада бик күп торак төзелә – ел саен якынча 3 миллион квадрат метр файдалануга тапшырыла, ә бу җитди саннар, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

«13 мең гаризага 11 меңнән артык килешү төзелгән. Инде 5,5 меңнән артык йорт газга тоташырга әзер», – дип хәбәр итте Татарстан Президенты. Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга газлаштыру программасы өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100