news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Безнең өчен инженер кадрлар бик мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин инженер белемен көчәйтү бурычын куйганын искәртте. Бу хакта ул 2025 елга парламентка еллык юлламасында сөйләде.

«Тирәнтен өйрәнү өчен физика һәм математиканы сайлаучы укучылар санын арттыру мөһим бурыч булып тора. Безнең өчен инженер кадрлар бик мөһим», – дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул Мәгариф һәм фән министрлыгына, вузлар белән берлектә, тиешле чаралар планын төзеп, «Физика-математика алгарышы» проектын тулы күләмдә гамәлгә ашыру кирәклеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot