news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безнең нигез авылда, авылның эчтәлеге – эшмәкәрдә

Рөстәм Миңнеханов: Безнең нигез авылда, авылның эчтәлеге – эшмәкәрдә
Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады.

«12 ел җыен уза. Бик дөрес эш формасын таптык дип уйлыйм. Безнең нигез авылда, авылның эчтәлеге эшмәкәрдә. Монда килгән кешеләр арасында хөкүмәт хисабына эшләүче юк, барыгыз да эшли, башка кешегә эш бирә. Күргәзмәне карасак, бер җирдә дә шундый тәмле ризыкларны булдыра алмыйлар. Сез татарлыкны югалтмыйсыз, әле безгә читтә торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Татар конгрессы сезгә таянып эшли. Безнең киләчәк сезнең кебек кешеләрдә, һәммәгезгә рәхмәт», – диде ул.

Ул быел Татарстанда узачак халыкара чараларда халыкның көчен, куәтен күрсәтергә кирәклеген әйтте. «Россия - ислам дөньясы» форумына яхшы күргәзмәләр эшләргә кирәк, диде ул.

«Шул ук вакытта без хәрбиләрне онытырга тиеш түгел. Ил алдында җиңү максаты тора. Мин күрдем: һәрберегез көчтән килгәнне эшлисез, егетләребезгә ярдәм күрсәтесез. Безнең бер юл, без җиңәргә тиеш», - диде ул.

Ул Россия Президенты сайлауларында катнашырга, дөрес тавыш бирергә өндәде.

«Президентыбыз Владимир Владимир улы Путинның Татарстанга килгәнен, аның татар халкына хөрмәтен күргәнсездер. Авылларда сайлауларны матур итеп оештырыгыз, тавышыгызны дөрес итеп бирегез. Үзегезне саклагыз, эшләрегез уң булсын, өйләрегездә тынычлык булсын», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100