Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Безнең егетләр хәрби бурычларын лаеклы үти
Татарстан делегациясе махсус хәрби операция зонасына сәфәре барышында республиканың аерым уңышларга ирешкән хәрби хезмәткәрләре белән очрашты һәм аларга республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр итте һәм видео урнаштырды.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, «хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен якташларыбыз» «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленә лаек булган.
«Егетләребез белән һәр очрашу – шәхсән рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге. Безнең сугышчылар лаеклы көрәшә, Татарстан аларның һәрберсе белән горурлана. Батырларыбызга дан һәм зур хөрмәт!» – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз