news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бөтен киләчәк укытучылардан тора

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бөтен киләчәк укытучылардан тора
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын япты. Рәис тантаналы чарада укытучыларга һәм остазларга рәхмәтен белдерде.

«Бу ел укытучы һөнәренең җәмгыятьтә югары дәрәҗәдә булуын искәртте. Ел дәвамында күп санлы тематик чаралар үткәрелде. Аларда алтмыш меңнән арттык укытучы һәм остаз катнашты. Барыгызга да тугры хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Зур җиңүләр телим! Хезмәтегез җиңел түгел. Бөтен киләчәк укытучылардан тора. Без сезнең белән горурланабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис Укытучылар һәм остазлар елында ирешкән уңышларны да билгеләп үтте.

«2023 елда милли белем бирү буенча 15 проект тормышка ашырылган. Татарстан Россиякүләм «Яшь профессионаллар» хәрәкәтендә 2 урында, барлык Россиякүләм фән олимпиадалары буенча 3 урында бара. Болар барысы да сезнең хезмәт. Сез олимпиадаларда 250 призер һәм җиңүче, биология һәм информатика буенча халыкара олимпиада 3 җиңүче, ике мең алтын медаль иясе әзерләдегез. Без сезнең уңышларга сөенәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot