news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Безгә Көньяк диңгезләргә сәүдә юлларын ачу кирәк

Россиягә гомумән, ә Татарстанга аерым алганда, Кара диңгез һәм Босфор бугазы белән генә чикләнмичә, Көньяк диңгезләргә сәүдә юлларын ачу кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

«Төньяк-Көньяк» коридорын булдыру – һәр форумда карала торган стратегик бурыч. Безгә Көньяк диңгезләргә чыгу мөмкинлеге кирәк, ул Кара диңгез һәм Босфор белән генә чикләнергә тиеш түгел. Без Иранга чыгып, Пакистан аша Һинд океанына юл алырга тиешбез. Бу маршрутларның барысы да бик җентекләп эшкәртелә. Соңгы өч елда «KazanForum» мәйданында бу тема бик җитди дәрәҗәдә тикшерелә», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Шулай ук ул соңгы биш ел эчендә Россиядә «Төньяк-Көньяк» коридорының бер өлеше булган автомобиль юлларын төзү буенча зур эш башкарылуын искәртте.

«Хәтта безнең республика мисалында карасак та – өч ел эчендә Идел һәм Кама аша ике шундый эре күпер салынганын күргәнебез булмады. М12 проекты – бу юл өч елда төзелде һәм ул Мәскәүгә кадәр алты сәгатьтә барып җитү мөмкинлеге бирә», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot