news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Без яшүсмерләр арасында Ислам уеннарын уздырырга әзер

Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләр Татарстанда яшүсмерләр арасында Ислам уеннарын уздыру идеясен хуплады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитетының Казандагы күчмә утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре безгә яшьләр уеннарын үткәрүне ышанып тапшырырга әзер. Күпләр килергә әзер. Без бу хакта фикер алышабыз, безнең элемтәләр яхшы. Бу Россиянең хезмәттәшлеккә ачык булуын күрсәтү өчен тагын бер сәбәп», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, «Ислам уеннары» атамасы турыдан-туры дин белән бәйле түгел, ә оешма статусына бәйле.

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр безгә ярышлар әләмен бирергә әзер. Аны ала алабызмы икәнлекне аңлыйсы калды. Мин илебезнең бөтен дөньяга танылуын телим. Хәзер төп партнерларыбызның берсе булып Ислам дөньясы илләре тора», - диде Татарстан Рәисе.

Җавап итеп Дума комитеты рәисе Дмитрий Свищев бу мәсьәләне өйрәнергә вәгъдә итте, әмма Миңнеханов кискен булды.

«Өйрәнергә кирәкми, хупларга кирәк. Сезнең күп кенә эшләнмәләрегез шул этапта тәмамлана да. Ахырга кадәр җиткерегез. Безгә халыкара статус кирәк. Тавыш бирегез һәм җавап бирегез. Ул вакытта бу чыннан да комитет эше булачак», - диде республика җитәкчесе.

Ул Татарстан Республикасының ислам илләре арасында беренче хоккей турнирын уздыруын, аңа төрле дәүләт вәкилләре зур кызыксыну күрсәтүен искәртте. Аның сүзләренчә, спортчылар турнирга шатланып килгән һәм бик күп якты хис-кичерешләр алган.

Комитет әгъзалары Татарстанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшүсмерләр уеннарын уздыру идеясен бертавыштан хуплады. Якынча исәпләүләр буенча, чара 2025 елның җәендә узарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100